16+

Казанда яшь ананың сабые кулыннан төшеп китеп үлгән

Казанда яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз саксызлыгы аркасында баласын үтерүдә гаепләнә.

Казанда яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз саксызлыгы аркасында баласын үтерүдә гаепләнә.

Фаҗига 9 август көнне булган. Яшь әни баласын юындырган вакытта кулыннан төшереп җибәргән. Идәнгә егылган бала башындагы җәрәхәте нәтиҗәсендә үлгән.

Хатын-кыз үз гаебен таныган. Тикшерү эшләре әле дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading