16+

Казанда яшь ярымлык сабый дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән

Кичә кичке сигезләр тирәсендә Казанның Декабристлар урамы 129нчы йортның дүртенче катыннан яшь ярымлык бала егылган.

Кичә кичке сигезләр тирәсендә Казанның Декабристлар урамы 129нчы йортның дүртенче катыннан яшь ярымлык бала егылган.

Бала "Победа" кибетенең түбәсенә төшкән. Аны тагын да җәрәхәтләр алудан саклау өчен, әлеге йортта яшәүче яткан килеш, коткаручылар килгәнче тотып торган.
Коткаручылар баланы табибларга тапшырганнан соң, ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Аның хәле авыр дип бәяләнә, башына зыян килгәнлеге билгеле.

Сабый егылып төшкән вакытта өйдә әти-әнисе булмаган, бары 13,11, 4 яшьлек туганнары гына булган.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading