16+

Казанда яшәүче 100 яшьлек Самра Бикмеева коронавирустан прививка ясаткан

Казанның иң өлкән кешесе, 100 яшьлек Самра Бикмеева коронавирустан прививка ясаткан. Ул Татарстанда ковидтан вакцина кадаткан иң өлкән кеше. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бөек Ватан сугышы ветераны үзе дә элек медицина хезмәткәре булып эшләгән. 1941 елның августында шәфкать туташы Казанның хәрби госпиталенә мобилизацияләнә. Бөтен сугышны уза. 1 нче Белоруссия фронтының 61 нче армиясенең медицина көчәйтүенең 86 нчы аерым ротасы составында Белоруссия, Литва, Латвия, Польша аша узган, Германиягә кадәр барып җиткән. Казанга 1950 елда гына кайтып җитә ул.

Самра Бикмеева һөнәри эшчәнлеген 3 нче бала тудыру йортында акушерка булып дәвам иткән. Ә ике елдан соң өлкән шәфкать туташы Казан хәрби госпиталенең йогышлы бүлегенә күчә.
5 майда Самра Сабировнага 100 яшь тулды. Аны юбилее белән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading