16+

Казанда яшәүче бер ханым мошенникларга миллион сум акчасын күчергән

Үзләрен банк хезмәткәрләре буларак таныштырган мошенниклар  бер ханымның зур суммадагы акчасын урлаганнар.

Үзләрен банк хезмәткәрләре буларак таныштырган мошенниклар  бер ханымның зур суммадагы акчасын урлаганнар.

Казанда яшәүче хатын-кыз үзенең фатирын саткан. Яңасын сатып алыр алдыннан, әлеге акчаларны банкка салып куйган, ләкин мошенниклар бу хакта белеп алып, үзләренең схемасы буенча эш итәләр. 
Эш болайрак була, 63 яшьлек ханымның фатирын сатып алучылар фатир өчен акчаны ике банктагы счетларга күчергәннәр, бер өлешен акчалата биргәннәр.

Кич белән бу ханымга бер кыз шалтырата, үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра, һәм банктагы исәп-хисап счетларында сакланучы акчаларны билгесез кешеләрнең үзләренә күчерү максатыннан "һөҗүм итү"ләре турында сөйли. Ялган банк хезмәткәре миллион сум күләмендә сакланучы акчаларны коткарып калу өчен, аларны башка счетка күчерергә тәкьдим итә.

Хатын-кыз банкка барып миллионнан күбрәк акчасын ала һәм мошенникларны тыңлап, икенче бер банкка алып бара. Шул арада зур сумма акча белән йөрүе куркыныч дип, озатыр өчен улына шалтыратырга өлгерә.
Күрсәтелгән банкка килгәч, алар мошенниклар әйткән счетларга акча күчергәннәр. Өйгә кайткач кына, Казанда яшәүче хатын банкның кайнар линиясенә шалтыраткан. Биредә аңа мошенниклар аферасына эләгүе турында хәбәр итәләр. Полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе халыкка мөрәҗәгать итә: беркайчан да таныш булмаган кешеләргә банк мәгълүматларын әйтергә һәм билгесез счетларга акча күчерергә ярамый.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading