16+

Казанда яшәүче гигант карп тоткан

Самарада узган карп тоту буенча ярышта Казан командасы 9 килога якын авырлыктагы балык тотып барысын да шаккатырган.

Казанда яшәүче гигант карп тоткан

Самарада узган карп тоту буенча ярышта Казан командасы 9 килога якын авырлыктагы балык тотып барысын да шаккатырган.

Гигант карпны тотучы – Казандагы карпфишерлар клубына нигез салган балыкчы Максим Сивец.

Карпфишинг ярышында 72 сәгать эчендә күбрәк балык тотып өлгерергә кирәк. Өч көн эчендә кайсы команданың балыклары иң зур авырлыкта була – шулар җиңә. Ярышка алдан ук әзерләнәләр. Сулык төбенең картасын ясыйлар, җим әзерлиләр. Карплар өчен махсус бойлылар сатып алалар икән. Бу – төрле тәм бирә торган шарчык формасындагы җим. Җиләк, бал, слива тәме килә торганы да бар, ди. Ярышта катнашучы балыкчыларның төп принцибы: тоттыңмы – җибәр. Тугыз килога якын карп Максимның иң зур уңышы түгел икән. Моңа кадәр ул Чулман елгасында 18,5 килолы сазан тоткан булган, дип яза “Татар информ” мәгълүмат агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading