16+

Казанда яшәүче хатын-кыз балта белән һөҗүм итәргә җыенган каракны акылга утырткан

18 апреля 2017, 12:49
1463
0
0
Уку өчен 2 минут

17 апрельдә 33 яшьлек казанлы балта белән янаган карактан һөҗүм итү коралларын тартып алган, дип хәбәр Татар-информ.

17 апрельдә 33 яшьлек казанлы балта белән янаган карактан һөҗүм итү коралларын тартып алган, дип хәбәр Татар-информ.

Кичә шикле кеше Иске Победилово бистәсендәге бакчачылык ширкәте төзелеш вагонына үтеп кргән. Аннан ул төзелеш коралларын һәм шулай ук ноутбук, декоратив шпаганы эләктереп чыгып барганда, хуҗа хатын-кыз кайтып кергән.

Алган әйберләре белән китү җаен караган угры ир-ат 33 яшьлек хуҗа хатынга балта белән яный башлаган. Әмма хуҗа куркып калмаган, аның кулыннан урланган әйберләрен тартып алган. Карак качкан, хуҗа полиция чакырган. Бер сәгатьтән соң аның эзенә төшеп, элек хөкем ителгән булган 33 яшьлек ир-атта урланган компас һәм төзелеш пистолеты табылган. Әлеге факт буенча "Талау" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading