16+

Сабый бәясе-100 мең сум! Казанда яшәүче кызның баласын сату нечкәлекләре билгеле булды

Килешү полицейскийлар контроле астында узган.

Килешү полицейскийлар контроле астында узган.

"Альтернатива" иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучы һәм лидеры Олег Мельников "Татарстан-24" ка сөйләгәнчә, Казанда яшәүче хатын-кызның баланы сату теләге турында активистлар социаль челтәрләрдән белгәннәр, шуннан соң алар аның белән языша башлаган.

"Әлеге кызның баласын сату теләге турында без социаль челтәрләрдән белдек. Акчалата бүләкләү өчен сабыен чит кешегә бирергә әзер булуы ачыкланды. Без аның белән языша башладык. Бу шундый беренче очрак кына түгел", - дип хәбәр итте Мельников.

Иҗтимагый хәрәкәт лидеры шулай ук активистларның Мәскәү хокук сакчылары белән элемтәгә керүен билгеләп үтте. Олег Мельников сүзләренчә, мондый ысул белән балалар криминаль максатлар өчен генә сатыла, чөнки мондый бәләкәчләрне легальләштерү мөмкин түгел диярлек.
"Без шундук Мәскәү оперативниклары белән элемтәгә кердек, һәм инде уртак тырышлык белән баланы сатуны туктата алдык. Гомумән алганда, мондый сабыйлар менә шундый ысул белән криминаль максатлар өчен генә сатыла, чөнки баланы легальләштерү мөмкин түгел диярлек ", - дип ассызыклады "Альтернатива" хәрәкәтенә нигез салучы.

Исегезгә төшерәбез, Казанда яшәүче яшь кыз яңа туган улын 100 мең сумга сатарга теләгән. Ул интернетта сату турындагы белдерүне урнаштырган, ә аннары сатып алучыны табып, Мәскәүгә очып киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading