16+

Казанда яшәүче Маргарита Жучковага 100 йөз яшь тулды

Кичә 100 яшен билгеләп үткән Маргарита Жучкова Югары Ослан районының Елизаветино авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Кичә 100 яшен билгеләп үткән Маргарита Жучкова Югары Ослан районының Елизаветино авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Сугышка кадәр ул Пустые Моркваши авылында урнашкан Ял йортында пешекче булып эшли. Сугыш вакытында биредә госпиталь ачыла, анда Маргарита Ивановна санитарка хезмәтен башкара. Сугыш беткәннән соң Маргарита Ивановна Казанга күченеп килә, хисап фабрикасына эшкә урнаша һәм аннан лаеклы ялга китә, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәте.

Маргарита Ивановна оныгы белән яши. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул сау-сәламәт, кеше белән аралаша һәм фатирында үзе мөстәкыйль рәвештә йөри ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading