16+

Казанда «Яшел фитнес» бушлай спорт проекты старт ала

12 майда казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен «Яшел фитнес» бушлай спорт проекты старт ала. Экология һәм табигый ресурслар мәсьәләләре буенча Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе, «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәте җитәкчесе Морат Димитров сүзләренчә, проект үз эченә 15 спорт юнәлешен ала.

– Йога, пилатес, скандинавия йөреше һәм башка юнәлешләр казанлылар өчен кызык булыр дип уйлыйбыз. Проектка профессиональ тренерларны җәлеп иттек. Быел «Яшел фитнес» проекты Россиянең 23 шәһәрендә старт алачак, – диде Морат Димитров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Күнегүләр Казанның 10 мәйданчыгында (Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, Җиңү паркы, Таулар-Әмәт урманы, Урицкий, Комсомол мәйданы, Усаклык, Черек күл, Континент, Калейдоскоп һәм Крылья Советов парклары) үткәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading