16+

Казанда яшүсмер кызга рогаткадан атканнар

Бала хәзер хастаханәдә дәвалана.

Бала хәзер хастаханәдә дәвалана.

Казанда баш мие һәм муен сөяге җәрәхәте алган 12 яшьлек кызны хастаханәгә салганнар. Билгесез кеше аның башына металл шарик белән рогаткадан аткан. Әлеге фактны тикшерү өчен "Хулиганлык" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу хакта ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл кичә Минская урамындагы йорт ишегалдында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, билгесез хулиган аның җилкәсенә рогаткадан аткан вакытта, кыз эскәмиядә утырган була. Ул бу хакта әти-әнисенә сөйли, ә тегеләр ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать иткән.

Тикшерүчеләр вакыйга урынын карап чыкканнар һәм анда 4 металл шарчык тапканнар, фаразланганча, рогаткадан нәкь менә аларны атканнар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading