16+

Казанда җәйге чаңгы ярышы узачак

29 августта Казанда роликлы чаңгыларда ярышачаклар. "Казан-Арена" стадионы янында узачак ярышта Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан кала, Россиянең башка өлкәләреннән килгән спортчылар да катнашачак.

Чара республикада чаңгы спортын популярлаштыру, көчле спортчыларны эзләп табу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән оештырыла. Катнашучыларны җыю, дистанцияне карау, шулай ук өстәмә теркәлү узу 15.00 сәгатьтә булыр дип көтелә, ә ярышлар сәгать 16.00дә башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading