Казанда йогышлы хастаханә янында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган, өч автомобиль бәрелешкән.
Бу хакта "Татарстан 24" хәбәр итте.
Башта авария "ВАЗ" һәм Mercedes катнашында була, аннары аларга йөк машинасы да килеп керә. Юл-транспорт һәлакәтендә өч авто йөртүченең кайсысы гаепле әлегә билгеле түгел. Әмма "ВАЗ" йөртүчесе раславынча, Mercedes руле артында утырган ир-ат автобус полосасы буйлап куган, ә йөк машинасы йөртүчесе һәлакәтнең ничек килеп чыгуы турында сөйләүдән баш тарткан. Һәлакәт шаһитлары исә "ВАЗ" йөртүчесе гаепле дип раслый, ә Mercedes автобус полосасы буйлап бармаган имештер. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр ителә.
Фото: Видеодан скриншот
Комментарийлар