16+

Казанда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре йөкле хатынга ярдәм иткән

Казанда ЮХИДИ инспекторлары юлда кинәт хәле начарланган хатынга ярдәм иткәннәр, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Chevrolet Niva йөртүчесе ярдәм сорап өлкән лейтенант Илмир Исхаков һәм кече лейтенант Илфар Кәримов составындагы юл-патруль хезмәте экипажына мөрәҗәгать иткән.

Ир-ат бала табарга озак вакыт калмаган 38 яшьлек кызын хастаханәгә тиз арада илтергә ярдәм итүләрен сораган, юлда барганда, аның хәле кинәт кенә начарланган икән.

Машиналарындагы махсус сирена һәм мигалкаларны кабызып, инспекторлар автомобильне якындагы ашыгыч ярдәм станциясенә кадәр озата бара. Алар ярдәмендә хатын-кызны берничә минут эчендә хастаханәгә китереп җиткерәләр, анда аңа тиз арада ярдәм күрсәтелә, шул рәвешле йөкле хатынның, карынындагы баланың гомере коткарып калына.

Авыруның әти-әниләре һәм 18нче номерлы шәһәр хастаханәсенең гинекология бүлеге баш табибы инспекторларга рәхмәт белдерде.

Фото: 16.мвд.рф

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading