16+

Казанда үзенчәлекле Олимпиада үтә

17 февраль көнне Казанның Үзәк стадионында үзенчәлекле Олимпиада узды. Интеллектуаль яктан мөмкинлекләре чикле балалар юнифайд-футбол буенча Россиянең Махсус Олимпиада Спартакиадасында катнашты. Ярышларга Казан, Санкт-Петербург, Владимир, Смоленск шәһәрләреннән килгәннәр иде.

Махсус Олимпиада – 1999 елдан бирле интеллектуаль яктан артта калган кешеләр өчен үткәрелә. Юнифайд-футбол исә мөмкинлекләре чикле һәм сәламәт кешеләр катнашында узган футбол уены. Әлеге ярышлар мөмкинлекләре чиклеләргә үзләрен тулы канлы кеше итеп хис итәргә ярдәм  максатыннан оештырыла. Биредә балаларга спортчылар төрле осталык дәресе дә үткәрә әле.

Быелгы турнир Махсус Олимпиаданың 50 еллык юбилеена багышланган. Нәкъ менә ярты гасыр элек Россиянең беренче ярышлары Үзәк стадионда башланып китә. Татарстан бүген дә бу ярышларда алдынгылыкны бирми.
2008 елдан бирле Республика командасы буларак Мамадыш интернаты балалары чыгыш ясый. 2007–2017 елларда алар мини-футбол, армреслинг, өстәл теннисы буенча Махсус Олимпиада чемпионнары. Узган ел Конфедерацияләр Кубогы вакытында интернатның дүрт укучысы Португалия–Чили командалары арасында ил флаглары алып чыгу тантанасында да катнашты әле.

Ярыш нәтиҗәсендә җиңүче команда 17-21 июль аралыгында Чикаго шәһәрендә узачак Бөтендөнья турнирында Россияне тәкъдим итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading