16+

Казанда үзенчәлекле парк ачыла

15 декабрьдә Казанда беренче инклюзив уен паркы ачылачак.

15 декабрьдә Казанда беренче инклюзив уен паркы ачылачак.

Серов урамындагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге территориясендә урнашкан парк начар күрүче балалар өчен каралган. Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, аның ачылышы сәгать көндезге 11гә планлаштырылган.

Ачылыш көнне “Раштуа кәрваны” проекты волонтерлары тернәкләндерү үзәгендәге балаларга яңа ел бүләкләре тапшырыр дип планлаштырыла. Шулай ук кызыклы мастер-класслар да күрсәтәчәкләр.

Мондый төр Казан паркы Россиядә алтынчысы булачак. Уен һәм спорт инфраструктурасы булган әлеге парклар Волгоград, Саранск, Ростов-на-Дону, Калининград һәм Түбән Новгородта бар инде.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X