16+

Казанда үзенчәлекле парк ачылды

Казанда инклюзив уен паркы ачылды. Аның ачылышында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, «Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Казанда инклюзив уен паркы ачылды. Аның ачылышында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, «Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Мөмкинлекләре чикле булса да, балалар әлеге инклюзив паркта уйный, спорт белән шөгыльләнә һәм дөньяны танып-белә алачак. Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018нең партнеры булган «Coca-cola» компаниясе чемпионат узган 11 шәһәрдә уен паркы төзеячәген белдергән иде. Әлеге парк – әнә шул вәгъдәнең бер ачык мисалы да инде.

570 квадрат метр мәйданны биләп торачак паркта уңайлы уен һәм спорт зонасы булачак. Бирегә төрле яшьтәге (өлкәннәр дә, балалар да) мөмкинлекләре чикле, шулай ук «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче начар күрүче кешеләр килә алачак. Паркта начар күрүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Махсус сары төс, Брайл шрифты белән язылган мәгълүмати такта – әнә шундыйлардан.
Бәйрәм кунакларын Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сәламләде.

– Бу парк – Футбол буенча дөнья чемпионатының тагын бер мирасы. Бу турыдагы идея шул вакытта ук барлыкка килгән иде. Һәм менә ул ачыла. «Coca-cola» компаниясенә рәхмәт. Менә шундый иҗтимагый башлангычлар безнең спорт инфраструктурасын үстерә дә инде. Һәм бернинди чикләүләрсез спорт белән шөгыльләнеп була торган урыннар арта, – диде Владимир Леонов.
Тантаналы ачылыш вакытында «Coca-colа» компаниясенең иҗтимагый элемтә һәм коммуникацияләр җитәкчесе Олег Пилецкий да чыгыш ясады.

Ул балаларга, өлкәннәргә сәламәтлек теләде һәм спорт белән шөгыльләнергә чакырды. «Coca-Cola» компаниясе исеменнән Татарстан хөкүмәтенә һәм «Ярдәм» фонды җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
– Без Татарстан белән күптәннән, 2013 елдагы Универсиада вакытыннан бирле эшлибез. Һәм үзебездән соң шундый бүләк калдырырга телибез, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading