16+

Казанда зур чемпионат көтелә

26 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Казан Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узачак.

26 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Казан Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узачак.

Ярышларның шәхси һәм команда зачетында якынча 180 спортчы, шул исәптән Татарстаннан 80 теннисчы катнашыр дип көтелә.

Чемпионатны ачу тантанасы 27 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә, бүләкләү һәм ярышларны ябу тантанасы, финал очрашулары тәмамлангач, 31 гыйнварда 12.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярышларның тулырак программасын сылтама буенча карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X