16+

Казандагы 175 нче гимназиягә һөҗүм итүдә гаепләнүче соңгы сүзен әйтте

Илназ Галәвиевның 175 нче гимназиягә һөҗүм итүе турындагы җинаять эше тәмамлану алдында тора. Бүген Татарстан Югары судында бәхәсләр узды, анда гаепләнүче соңгы сүзен әйтте.

Илназ Галәвиевның 175 нче гимназиягә һөҗүм итүе турындагы җинаять эше тәмамлану алдында тора. Бүген Татарстан Югары судында бәхәсләр узды, анда гаепләнүче соңгы сүзен әйтте.

Узган атнада фикер алышуларда прокуратура вәкилләре чыгыш ясады. Гаепләүчеләр төркемен Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкләде. Ул гаепләнүчегә гомерлек төрмә җәзасы билгеләүне таләп итә. Галәвиев беренче биш елын төрмәдә үткәрергә тиеш.

Илназ Галәвиев үзен төрмәгә җибәрмәүләрен сорый. Яклаучысы аны җинаять җаваплылыгыннан азат итүне сорый, янәсе ул акылыннан шашкан. Ул судтан Галәвиевны мәҗбүри дәвалануга җибәрүне сорый.

"Соралган хөкем карарыннан биш ел төрмә җәзасын алып ташлауны сорыйм, чөнки миңа гомерлек төрмә билгеләргә җыеналар. Ул вакытта тикшерү белән килешүнең мәгънәсе юк иде. Зыян күрүчеләрдән гафу үтенәм", - диде Галәвиев.

Соңгы сүзендә гаепләнүче китерелгән зыянны капларга тырышачагын өстәде.

"Мин колониядә эшләү белән генә чикләнмим. Китап язарга һәм дәгъваларны түләргә тырышырмын. Тагын бер тапкыр гафу үтенәм», – дип өстәде Галәвиев.

Хөкем карары 13 апрельгә билгеләнгән.

Фаҗига 2021 елның 11 маенда килеп чыкты. Шул вакытта Илназ Галәвиев гимназия бинасына үтеп керә һәм ут ача. Һөҗүм нәтиҗәсендә ике укытучы һәм сигезенче сыйныфның җиде укучысы һәлак булды.

Экспертиза Галявиевны аек акыллы дип тапкан. Гаепләнүче үз гаебен таныган. Бу эш буенча 600дән артык кеше зыян күрүче дип танылган.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading