16+

Казандагы авиация заводлары 4 гражданлык очкычлары ясарга контракт төзегән

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында Президент Рөстәм Миңнеханов Казандагы С.П. Горбунов исемендәге авиация заводы каршында ТУ-214 гражданлык очкычлары җыю бурычы торуын искәртте. Республикада елына 20 гә якын самолет җыю планлаштырыла.

“Дүрт самолет буенча контракт имзаланган инде”, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта заводта модернизацияләү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading