16+

Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә өлгерер өчен иртә таңнан торырга туры киләчәк

Ярминкәләр иртәнге 6дан көндезге 12 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Ярминкәләр иртәнге 6дан көндезге 12 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Иртәгә Татарстанның 22 районында, шул исәптән Казанда да, традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе. 18 агросәнәгать оешмасы үз продукцияләрен тәкьдим итәчәк.

Татарстан башкаласында 16 мәйданчыкта ярминкә эшләячәк. Мәскәү районында-нибары бер урында, Совет, Идел буе, Вахитов һәм Яңа Савин районында — икешәр, Авиатөзелеш һәм Киров районнарында — өчәр урында авыл эшкуарлары сәүдә итәчәк.

«Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында ярминкә оештырылачак.Ради завтрашних сельхозярмарок в Казани придется отказаться от долгого сна — они пройдут с 6 до 12 часов


Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading