16+

Казандагы фаҗигадә батырлык күрсәткән укытучылар исемлеге әзерләнә. Кемнәр эләгер?

Исемлек әлегә әзер түгел.

Исемлек әлегә әзер түгел.

Татарстан Хөкүмәте Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында батырлык күрсәтүчеләрнең исемнәре урын алган исемлек тәкъдим итәчәк.

ТАСС агентлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, анда укытучылар да, гимназиянең башка хезмәткәрләре дә керәчәк.

«Исемлек әлегә әзер түгел. Якын арада без аны үзебезнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә урнаштырачакбыз. Бу бер дә җиңел түгел, беркемне дә онытмаска, берәүне дә үпкәләтмәскә кирәк», — дип хәбәр итә чыганак.

13 майда узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин мәктәп укучылары һәм гимназия коллективының батырлыгын билгеләп үтте, шулай ук мөгаллимнәр һәм уку йортының башка хезмәткәрләрен бүләкләргә тәкъдим итте.

Кремльдә элегрәк белдерүләренчә, Казанның 175нче мәктәбе укытучылары тарафыннан күрелгән барлык чаралар да югары бәягә лаек.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин герой укытучы дип Алина Зарипованы атар идем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Герой исеме Алина Зариповага,калганнарга грамота.

      Мөһим

      loading