16+

Казандагы мәктәп директорына шантаж ясаганнар

Башкаладагы бер мәктәп директорына порнографик сурәтләре өчен шантаж ясаганнар. Гаепләнүче хатын-кыз җитәкчедән егерме биш мең евро акча бирүне таләп иткән. Әлеге эш Казанның Совет районы судында карала.

Вакытлы матбугат чараларында хәбәр ителгәнчә, гаепләнүче компьютер төзәтүче булып эшләгән. Аның улы укыган мәктәпне исә зыян күргән ханым җитәкләгән. Директорның компьютеры ватылгач, ул төзәтеп бирүне сорап, әлге ир-атка мөрәҗәгать иткән. Ир-ат машинаны ясаган вакытта җенси характердагы фотосурәтләргә тап булган. Соңыннан мәктәп директорының абруена төп төшерә торган рәсемнәрне социаль челтәрләргә элү белән янап, аңардан егерме биш мең евро акча таләп иткән. Җитәкче югалып калмаган, шантаж юлы белән акча эшләргә уйлаган ирне судка биргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading