16+

Казанда рекордлы жылы көннәр тәмамлана

Бәйрәм ялларында суытачак. Бозлавык һәм кар-буран булачак.

Казанда рекордлы жылы көннәр тәмамлана

Бәйрәм ялларында суытачак. Бозлавык һәм кар-буран булачак.

Бер-бер артлы бураннар белән алмашкан  салкын февраль айларын да оныткан идек. Рәхәт урамда. Бу көннәрдә хәтта кояшы да үзгә итеп җылытты. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, синоптиклар инде өченче көн рәттән Казанда температура рекордын теркәгән. Ел башыннан Татарстан башкаласында абсолют югары температура алты тапкыр арткан. 19 февральдә Татарстан башкаласында температура +2 градуска кадәр күтәрелде, ул алдагы 1963 елгы +1,8 градустан, ә 20сендә +3,4 градуска кадәр җитеп, 1995 елдагы +2 градус рекордыннан узып киткән. 21 февральдә +4,8 градуска кадәр, хәтта урыны белән  +5,7 градуска кадәр күтәрелгән. 1958 елда Казанда 3,5 градус җылылык температурасы теркәлгән булган. Димәк, быелгы февральдәге кышкы җылылык һәртөрле рекордларны да узган булып чыга.
Бүген көндез һава торышында зур үзгәрешләр көтелми. Көн сүрәнрәк, болытлы. Синоптиклар урыны белән томан төшүен дә хәбәр итә. Әмма төнлә суытачак. -7, урыны белән -12 градуска кадәр салкын булачак.  Иртәгә 23 февраль көнне республиканың кайбер районнарында кар явуы көтелә. Көндез -5, төнлә-8 градус булачак. 24 февральдә һава торышы кискен үзгәреп, кар-буран, көчле җил көтелә. Юлларда бозлавык саклана. Температура төнлә -6, көндез -3+2 булачак. Бәйрәм ялларыннан соң алдагы ике көндә дә шундый карлы-буранлы көннәр көтеләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading