16+

Казанга 100 кеше сыйдырышлы 100 автобус кайта

Шәхси автомобиле булмаган кешенең үзәгенә үткәндер ул "кызыл автобуслар".

Шәхси автомобиле булмаган кешенең үзәгенә үткәндер ул "кызыл автобуслар".

Йә алар син ашыккан вакытта ташбака кебек бер тукталыштан икенчесенә бара, йә "кәефе булмаса" бөтенләй ватылып кала.

2018 елга Казан автобусларының әлеге җитешсезлегенә нокта куелырга тиеш. Футбол буенча дөнья чемпионатына Казанда ун еллап кулланылышта булган 310 автобусны алмаштырырга җыеналар. Ел ахырына кадәр шәһәр транспорт үзәге йөз кеше сыйдырышлы 100 уңайлы автобус алырга планлаштыра. Исегезгә төшерәбез, бүгенгә шәһәр транспорт берләшмәсендә барлыгы 843 автобус бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading