16+

Казанга бөтендөнья татар эшмәкәрләре җыела

7-9 декабрь көннәрендә узачак "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" XI форумында быел Россиянең 66 төбәгеннән һәм 28 чит илдән 700 кеше катнашуы көтелә.

7-9 декабрь көннәрендә узачак "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" XI форумында быел Россиянең 66 төбәгеннән һәм 28 чит илдән 700 кеше катнашуы көтелә.

«Татар-информ" агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров журналистларга хәбәр иткәнчә, быел форум 11нче тапкыр уздырыла.

Форумның төп максаты - чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге татар эшмәкәрләрен берләштерү. Аларның даими очрашып, аралашып торуы, үзара тәҗрибә уртаклашуы бик мөһим. Форум нәтиҗәсе буларак, төбәкләр арасында хезмәттәшлек килешүләре төзелә, уртак проектлар барлыкка килә.

Башка еллардан аермалы буларак, быел форум биш юнәлештә эшләячәк. Чарага җыелган эре предприятие, оешма җитәкчеләре «Төзелеш индустриясендә инновацияләр һәм энергияне саклау», «Татарстанда бизнес. Инфраструктура, институтлар үсеше һәм ярдәм итү программалары», «Агросәнәгать комплексында яңа технологияләр һәм ысуллар», «Туризм индустриясе һәм кунакханә бизнесы үсеше», «IT индустриядә инновацион проектлар" дигән мәйданчыкларда фикер алышачак. Әлеге юнәлешләр төрле министрлыклар, ведомстволар белән берлектә уздырыла.

- Форумда катнашучылар "Майский" теплица комбинаты һәм "Химград" технополисы объектларында да булып, сәнәгать мәйданчыгы һәм күп кенә төбәкләр белән сәүдә элемтәләре булган эре компанияләр шартларында бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышачак, - дип сөйләде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Рамил Зиннәтуллинның әлеге вазифада берничә генә ай. Ул Татарстанга күптән түгел генә күченеп кайткан. Хабаровскида яшәгәндә ике тапкыр "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумына вәкил буларак килгән.

- Мин элек катнашучы сыйфатында булсам, хәзер оештыру эше белән шөгыльләнәм. Элек форум эше тыгыз булып, эшмәкәрләр өчен үзара танышырга, аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга вакыт калмый иде. Шуның өчен быел проектлар аллеясы булдыру идеясе туды. Ул үз эченә берничә юнәлешне алачак, - ди Рамил Зиннәтуллин.

Матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессының киләчәккә эш планнары турында да сүз булды. Беренче тапкыр Башкортстанның Туймазы районында Ык буе авыллары Сабан туен уздыру нияте дә бар аларның.

- Федераль Сабан туен Әстерхан өлкәсендә, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен Пенза өлкәсенең Урта Әләзән районында үткәрәчәкбез, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading