16+

Казанга чемпионаттан соң зур мирас кала

Бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашында матбугат конференциясе узды. Владимир Кудряшев шәһәр инфраструктурасының һәм спорт объектларының Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеге турында сөйләде.

Министр урынбасары әйтүенчә, спорт объектларында эш инде 2017 елгы Конфедерацияләр кубогын уздырыр алдыннан ук тәмамланган булган. Ә чемпионатның бөтен инфраструктура объектлары исә быелның апрель-март айларында ук FIFA һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте таләпләренә туры китереп тапшырылган булган.
Футбол буенча дөнья чемпионатыннан халыкка төзекләндерелгән, бөтен уңайлыклары булган спорт корылмалары, инфраструктура мирас булып калачак, шул исәптән, шәһәрлеләр өчен тагын бер бүләк – “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “Казан” гаилә үзәгенә кадәр төзекләндерелгән бульвар, FIFA җанатарлары фестивале мәйданчыгы. Соңгысы Кудряшев әйтүенчә, алга таба да массакүләм чаралар уздыру өчен менә дигән урын булачак. Моннан тыш Казанда бөтен дөнья стандартларына туры китереп эшләнгән яңа футбол кырлары барлыкка килгән. «Болар барычы да алдагы көндә балалар спортын үстерү өчен менә дигән җирлек булачак», – диде Владимир Кудряшев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading