16+

Казанга “Иблис” килә!

9, 10, 11 апрель көннәрендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Тинчурин театры сәхнәсендә өч яңа спектаклен күрсәтәчәк.

Казанга “Иблис” килә!

9, 10, 11 апрель көннәрендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Тинчурин театры сәхнәсендә өч яңа спектаклен күрсәтәчәк.

 Театрының Казан гастрольләре Җәвид Хөсәеннең шигъри әсәре буенча куелган “Иблис” спектакле белән башланып китә. Шигъри әсәрне татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Куючы режиссер – Сергей Потапов.


10 декабрьдә театр А.Островский буенча куелган “Яшенле яңгыр” спектакле тәкъдим итә.
Гастрольләр Аяз Гыйләҗевның “Кара күзле кызлар” комедиясе белән тәмамлана. Сәхнә әсәрен театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов куйган.


“Иблис” белән “Яшенле яңгыр” – “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган спектакльләр. 

 

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading