16+

Казанга керү юлында зур бөке барлыкка килгән, машиналарны ЮХИДИ берәмләп үткәрә

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәр машина йөртүче белән профилактик әңгәмә алып барыла.

Казанга керү юлында зур бөке барлыкка килгән, машиналарны ЮХИДИ берәмләп үткәрә

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәр машина йөртүче белән профилактик әңгәмә алып барыла.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Казанга керүче юллардагы машина хәрәкәтен туктатты.

Автомобиль сөючеләрнең күбесе злеге хәлләрне видеога төшереп, социаль челтәрләргә элгән. Кадрларда полиция хезмәткәрләренең туктатылган машина йөртүчеләр белән сөйләшүләре күренә. 


Элегрәк Казаннан чыкканда, автомобильчеләргә инфекция таралу вәзгыятенә бәйле үзизоляция режимы турында мәгълүмат тарату өчен махсус постлар оештырылуы турында мәгълүмат барлыкка килде.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу постларның бурычы - кешеләргә шәһәрара сәфәрләр кылмаска, ә өйдә булырга киңәш итү. Башка чикләүләр әлегә кертелмәде.

                                                                                                                                                                  Лилия Гайнуллина






 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading