16+

Казанга Кытайдан 5,8 млн битлек һәм аларны җитештерә торган алты җиһаз кайтарылды

Шул рәвешле хакимият республикада битлекләр дефицитын бетергә ниятли. 

Шул рәвешле хакимият республикада битлекләр дефицитын бетергә ниятли. 

Дөньяда иң зур “Руслан” йөк ташый торган очкыч Казанга 5,8 млн битлек һәм аларны җитештерү өчен 6 җиһаз кайтарды. 

Борт бүген иртән “Казан” халыкара аэропортына килеп җитте. Битлекләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, “Татнефть” компаниясе кайтарткан. Битлекләр дәвалану учреждениеләренә һәм сәнәгать оешмаларына юлланылачак. 


Моннан тыш, борт коронавирус белән авыртучыларны күчереп йөртергә мөмкинлек бирә торган изоляцияле бокслар һәм битлекләр ясаганда файдаланыла торган 6 җиһазлар линиясе алып кайткан. Алар Казан һәм Түбән Камада урнаштырылачак. Мондый җиһазлар аена 15 млн битлек ясарга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле хакимият республикада битлекләр дефицитын бетергә ниятли. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул гына кирэк монда. Бигрэк тэ кытайдан.

    Мөһим

    loading