16+

Казанга Таиландка ял итәргә китүчеләр кайта. 150дән артык кеше...

Барлык туристлар да карантинга озатылачак.

Казанга Таиландка ял итәргә китүчеләр кайта. 150дән артык кеше...

Барлык туристлар да карантинга озатылачак.

13 апрельдә «Казан» халыкара аэропортында Татарстан туристлары (150дән артык кеше) утырган очкычны каршы алачаклар. Аларның барысы да — Таиландка ял итәргә киткән татарстанлылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Самолет аэропортка төшү белән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тиешле барлык санитар-эпидемиология чаралары үткәреләчәк. Барлык туристлар да карантинга озатылачак. Аларның кулына тиешле карар биреләчәк. Барысы да даими медицина күзәтүе астында булачак», — диде Галимова.

Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник шунда гына атмыйлар сон аларны .хотяб тоз белэн

    Мөһим

    loading