16+

Казанга Универсиада кайтырга мөмкин

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы шәһәр матбугат үзәгенә бүген Халыкара Студентлар спорты федерациясе президенты Олег Матицын килгән иде. Ул футбол буенча бөтендөнья чемпионаты уңаеннан халыкара студентлар спорты үсеше турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы шәһәр матбугат үзәгенә бүген Халыкара Студентлар спорты федерациясе президенты Олег Матицын килгән иде. Ул футбол буенча бөтендөнья чемпионаты уңаеннан халыкара студентлар спорты үсеше турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

 Очрашу барышында FISU президенты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Жан Птижан медален тапшыруны да искәртеп узды. Жан Птижан – халыкара студентлар спорты хәрәкәтен булдырган кеше. Ул  Халыкара студентлар конфедерациясенә нигез салучы педагог. Студентлар спортын үстерүгә актив өлеш керткән кешеләрне 2013 елдан бирле Жан Птижан медале белән бүләклиләр. Олег Матицын Рөстәм Миңнехановның бу өлкәдә 2006 елдан бирле актив катнашуын, Президентның FISU инициативаларын, Универсиадага, халыкара волонтерлар академиясен оештыруга зур өлеш кертүен искәртеп узды. Президент бу медальгә лаек дип фикерен белдерде. Башкалабызга карата та Олег Матицын мактау сүзләре генә әйтте. “Шәһәр елдан ел үзгәрә, матурлана. Бу минем фикерем генә түгел, биш ел элек Казанга спорт чараларына килгән коллегаларым да шулай, ди. Чемпионатка әзерлеккә килгәндә, техник яктан бирә алмыйм, ә менә бәйрәм атмосферасы, кунакчыллык ягыннан сүз әйтеп булмый. Җанатарларда, халыкта бәйрәм рухы чагыла, куркынычсызлык, уңайлылык ягынна да барысы да дөрес оештырылган”, – ди FISU президенты.

 Журналистларның Универсаданың Казанга кайту мөмкинлеге бармы дигән соравына да өметле җавап бирде ул. ” Әгәр дә Татарстан җитәкчелеге мондый инциатива белән чыкса, Универсиада алдагысы кебек үк күңелле, тиешле дәрәҗәдә узар иде. Моның өчен барысы да әзер: тәҗрибә бар, Универсиаданы оештыру өчен мөмкинлекләр тудырылган, спорт биналары да әзер”,– диде Олег Матицын.

 Ул Казанда 14 июндә башланып киткән FISU Volunteer Leaders Academy халыкара форумы турында да искәртеп узды. Биредә  катнашучылар сигез көн дәвамында FISU, UNESCO, Халыкара Олимпия комитеты, WADA экспертлары, шулай ук булачак универсиадалар һәм студентлар Дөнья чемпионатлары оештыру комитетлары вәкилләре чыгышларын ишетә алачак. Казанда футбол буенча дөнья чемпионатына 2 меңнән артык волонтер җәлеп ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading