16+

Казанлылар, лотереяда катнашып, тай ота алалар

Казанда «Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклы дәвам итә. 25 декабрьдә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «Хайваннар дөньясында» дигән бәйрәм узачак. Чарада казанлылар лотереяда катнашып, тай ота алалар.

Бәйрәм кунакларын мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр, призлар көтә, пылау, шашлык, борай боткасы, уха кебек ризыклар белән дә сыйланачаклар.

Бәйрәмдә үзешчәннәр, республиканың эстрада йолдызлары катнашында концерт тәкъдим ителә, авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә уздырыла. Моннан тыш, ветеринария белгеченнән квалификацияле консультация дә алырга мөмкин. Чараның кульминация ноктасы - призлар уйнату. Билетлар конкурсларда катнашучыларга алдан биреләчәк. Төп бүләк - тай. Чара 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading