16+

Казанлыларны анда сыйфатлы ризык, арзан бәя җәлеп итә

«Декабрь аенда «Казан» агросәнәгать паркына 400 000 кеше килде», - дип хәбәр итә паркның матбугат үзәге. Саннарның елдан-ел артуы нигезсез түгел, биредә сатып алучыларны ай саен диярлек яңалыклар көтә.

«Декабрь аенда «Казан» агросәнәгать паркына 400 000 кеше килде», - дип хәбәр итә паркның матбугат үзәге. Саннарның елдан-ел артуы нигезсез түгел, биредә сатып алучыларны ай саен диярлек яңалыклар көтә.

Узган ел ахырында Агросәнәгать паркында күпләр өчен ят булган продукция тәкъдим итүче ике яңа бүлек ачылган. Хәзерге гурманнарга кыргый кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе, поши, кондыз, суер һәм хәтта аю итеннән казылыкны әллә кайдан эзләп йөрисе юк. Казанда кыргый хайван итеннән казылыкларның мондый бай ассортиментын, Агросәнәгать паркыннан кала, беркайдан да табып булмый. Шулай ук А залында «Балык-Маркет» бүлеге дә ачылган, ул Агросәнәгать паркына килүчеләргә диңгез һәм Төньяк Байкал балыкларының бай ассортиментын тәкъдим итә. Балыклар турында һәм аларның бәясен яхшы белүчеләр өчен хәбәр итәбез, биредә омуль, чир, муксун сатуда һәрвакыт бар. Шунысын да әйтергә кирәк, тере карп яки мәрсин (осетр) балыгын, яхшы сыйфатлы кызыл уылдык һәм башка деликатесларны да очсызрак бәядән сатып алырга була.
Җаны теләгән - елан ите ашаган, ди­ләр. Сүз дә юк, кемнәр өчендер ярып пешерелгән бәрәңге әллә нинди ят ризыклардан да өстенрәк. Андыйларны да куандырабыз, биредә Арча бәрәңгесен 15 сумнан гына сатып алып була. Бәрәңге янына кетердәп торган тозлы кыяр дисез икән, анысының килосы - 80 сум.

Агросәнәгать паркында эшләп килүче «Казаночка» кафесы да яңа елдан ризыкларның ассортиментын тагын да баеткан. Тотрыклы түбән бәяләр, сыйфатлы ризык кулланучыларның санын көннән-көн арттыра. Ай саен кафеның баш пешекчесе кунакларына берничә яңа ризык тәкъдим итә. Мисал өчен, гыйнварда 5 оригиналь позиция кулланылышка кергән инде, бу - «Сыер ите белән яшелчәләр ашы - гуляш» (порция өчен 90 сум), «Гөмбә белән щи» (порция өчен 45 сум), «Гөмбә белән фетучини» (порция өчен 110 сум), «Яшелчәләрдән соте» (порция өчен 50 сум), «Каймаклы крем белән бисквитлы пирог» (порция өчен 45 сум).

Агросәнәгать паркының сайтында күзәтеп барсагыз, бөтен акцияләр турында иң беренчеләрдән булып белеп барачаксыз. Тиен сумны саклый, диләр. Аның өстенә ризык сыйфатлы да булса, бигрәк тә яхшы.

Язмада «Казан» агросәнәгать паркының матбугат үзәгеннән алынган материаллар кулланылды.

Реклама хокукында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading