16+

Казанлыларны «Тукайга сәяхәт»кә чакыралар

Бүген «Казан Кремле» музей тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында бөек татар шагыйренең 130 еллык юбилеена багышланган «Тукайга сәяхәт» дигән күргәзмә ачыла.

Казанлыларны «Тукайга сәяхәт»кә чакыралар

Бүген «Казан Кремле» музей тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында бөек татар шагыйренең 130 еллык юбилеена багышланган «Тукайга сәяхәт» дигән күргәзмә ачыла.

Шагыйрьнең музей витриналарындагы шәхси түбәтәе, үрелгән юл кәрзине, кара савыты инде күпләргә таныш. Әлеге күргәзмә өчен реставраторлар махсус Тукайның алты кулъязма дәфтәрен торгыздылар. Казанлылар шулай ук шагыйрь үзе исән вакытта нәшер ителгән шигырь җыентыкларын, балалалар өчен язылган хикәятләрен, газета һәм журналларда бастырылган мәкаләләрен күрәчәкләр.

Тукай әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча Анна Ахматова да эшләгән. Күргәзмәдә Россия милли китапханәсе җыентыкларыннан ул тәрҗемә иткән кулъязма рәвешендәге унбер битне күреп булачак.
Тукай әкиятләренә һәм поэмаларына бик күп рәссамнар иллюстрацияләр ясаганнар. Шагыйрьнең 1909 елда язылган «Исемдә калганнар» китабына рәсемнәрне яшь рәссам Гүзәл Гарипова ясаган. Экспозициядә аларны да күреп булачак.

Күргәзмә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Фәннәр академиясе белән бергә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы тарафыннан оештырыла. Проект партнерлары арасында - Дәүләт тарих архивы, Россия милли китапханәсе, ТР Дәүләт архивы, Татарстан Милли музее, Татарстан Милли китапханәсе, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Фәнни китапханәсе, Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе.

Күргәзмә 24-нче октябрьдә сәгать 16.00 ачыла, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.



kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading