16+

Казанлылар дөньякүләм танылган боз тамашасын күрә алачак

Cirque du Soleil Казанга үзенең беренче Crystal боз тамашасын алып килә. Шәһәр халкы 19-22 декабрьдә «Татнефть-Арена»да дөньякүләм танылган циркның яңа тамашасын күрә алачак.

Казанлылар дөньякүләм танылган боз тамашасын күрә алачак

Cirque du Soleil Казанга үзенең беренче Crystal боз тамашасын алып килә. Шәһәр халкы 19-22 декабрьдә «Татнефть-Арена»да дөньякүләм танылган циркның яңа тамашасын күрә алачак.

Crystal Cirque du Soleil үз тамашасында боз мөмкинлекләрен өйрәнгән һәм акробатик номерлар башкаруның моңарчы күрелмәгән территориягә югары стандартларын тәкъдим иткән. Куелышта синхрон фигуралы шуу, фристайл һәм тимераякта экстремаль фигуралы шуу цирк дисциплиналары – һава каешлары, трапеция һәм партер акробатикасы белән бергә бара.

Тамашаның төп героинясы Кристал сәяхәткә чыга, вакыйга күп нәрсәләрне үзгәртә һәм аңа үзен аңларга ярдәм итәчәк. Кристал белән бергә тамашачылар да маҗаралы дөньяга эләгә, ә хыял чынбарлыктан качу түгел, ә аңа якынаю мөмкинлегенә әйләнә.

Спектакльдә фигуралы шуучыларның, экстремаль тимераякта шуучыларның, фристайлер, акробат һәм музыкантларның халыкара труппасы эшли, дип хәбәр итә оештыручылар.

Оештыручылар командасында тамашаның режиссерлары Шена Кэролл (Drama Desk премиясе номинанты, Оскар 2012 кинопремияләрен тапшыру тантанасында Cirque du Soleil ның махсус чыгышлары хореографы) һәм Себастьян Солдевилья (Сочида Олимпия уеннарын ачу тантанасының беренче өлеше режиссеры) бар. Фигуралы шуучылар катнашлыгында номерлар куйган өлкән хореограф – ялгыз шуу буенча дүрт тапкыр Канада һәм дөнья чемпионы булган Курт Браунинг; хореограф-куючы – бозда биюләр буенча биш тапкыр АКШ чемпионы һәм Олимпия уеннарының көмеш призеры Бенджамин Агосто.

Россия туры вакытында Crystal тамашасы Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Екатеринбургта узачак. Чыгышлар җәдвәлендә тагын бер шәһәр барлыкка киләчәк, аның турында Cirque du Soleil өстәмә хәбәр итәчәк.

чыганак - kzn.ru

фото - sochi123.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading