16+

Казанлылар тарафыннан җыелган 1260 кг чыршы кәҗәләргә азыкка китте

Казанда гыйнвар бәйрәмнәреннән соң старт алган акциядә 1260 килограммнан артык яңа ел чыршылары җыелган, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. Искәртергә кирәк, яңа ел чыршыларын Гадел Кутуй урамындагы кабул итү пунктында һәм Җиңү проспектында урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә җыйдылар.

3 февраль көнне “яшел йөк” Югары Ослан районының Шеланга авылындагы фермер хуҗалыгына җибәрелде, биредә чыршылар кәҗәләргә витаминлы азык сыйфатында кулланылачак.  
Кышын малларның яшел азыгы юк, шуңа да чыршылар вакытлы булды. Кәҗәләр чыршыларның чәнечкеләрен һәм кайрыларын кимерәләр, калган өлешләреннән фермер он ясый. Килеп чыккан катнашма йорт кошлары – үрдәк, тавык һәм казлар азыкларына өстәлә. 
Әлеге акция Казанда икенче тапкыр үтте. Узган елда фермер хуҗалыгына 163 чыршы җибәрелде. Быел әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр саны ике тапкыр арткан, дип хәбәр итә Идел буе экология компаниясе матбугат хезмәте. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading