16+

Казанлылар яңа туган балаларына нинди исем кушалар?

Балалар исемнәре арасында Макар, Тимур, Богдан, Аделина, Елизавета, Алинә иң популярлары булган.

Балалар исемнәре арасында Макар, Тимур, Богдан, Аделина, Елизавета, Алинә иң популярлары булган.

Узган атнада, 21нче марттан 27 нче мартка кадәр, Гаилә хәле актларын теркәүнең Казан бүлекләрендә 369 бала: 203 малай һәм 166 кыз тууы теркәлгән.

Минималь авырлыктагы бала 1000 грамм булса, ә максималь авырлыктагысы 4750 грамм тәшкил иткән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

Балалар исемнәре арасында Макар, Тимур, Богдан, Аделина, Елизавета, Алинә иң популярлары булган.  Әти-әниләр кушкан сирәк исемнәр: Аким, Мөслим, Серафим, Чулпан, Алла, Аврора.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 159 пар үзләренең никахларын теркәгән.

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading