16+

Казанлыларны бушлай фитнес белән шөгыльләнергә чакыралар

Казанда “Яшел фитнес” проекты башланып китте.

Казанлыларны бушлай фитнес белән шөгыльләнергә чакыралар

Казанда “Яшел фитнес” проекты башланып китте.

Башкаланың 10 җәмәгать урынында тренер белән бушлай йога, гимнастика, аэробика, йөгерү, стретчинг, медитация, бию, зумба һәм башка 15ләп юнәлеш буенча шөгыльләнергә мөмкин.

Моңа кадәр “Яшел фитнес” шәһәр сквер-паркларында гына оештырылса, быел аны ишегалларында да үткәрергә җыеналар. Дөрес, моның өчен 30лап кеше җыю шарт. Теләк белдерүчеләр булса, тренер киләчәк. Аның хезмәте дәүләт тарафыннан түләнә. Сүз уңаеннан, проектта профессиональ тренерлар базасы тупланган. 

“Проект “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” программасы кысаларында үткәрелә. Максат - физик күнегү һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең санын 2024 елга 55 процентка, ә 2030 елга 75 процентка арттыру”, - диде ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

Алты ел дәверендә “Яшел фитнес” проекты белән Россиянең 43 төбәге танышып өлгергән. Бу вакыт эчендә 5 меңләп тренировкада 500 меңнән артык кеше катнашкан. Быел Россия буенча 2 мең тренировка үткәрү планлаштырыла. Шуны да әйтергә кирәк, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә дәресләр каралган.

“Тренировкада катнашу өчен zelfi.ru сайтында теркәлергә һәм һәр тренировкага билет алырга кирәк. Бу – социаль проект, шуңа күрә билетлар бушлай бирелә. Алар балл туплау һәм һава торышы яки башка сәбәпләр аркасында тренировка вакыты күчерелсә, вакытында игълан итү өчен кирәк. Тренировкалар вакыты сайтта урнаштырылган”, - диде “Яшел фитнес” проекты җитәкчесе Мурат Димитров. 

“Яшел фитнес” проектының рәсми ачылышы 22 май көнне 16:00 сәгатьтә Горький паркында булачак. Проект сентябрь ахырында тәмамланыр дип көтелә. Иң күп балл туплаучылар арасында ноутбук, квадрокоптер, электросамокат, “акыллы” үлчәү һәм башка бүләкләр уйнатылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading