16+

Казаннан Ашхабадка авиарейс ачыла

19 декабря 2016, 12:22
1345
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Сидоров фикеренчә, беренче чиратта әлеге рейс эшлекле сәфәрләр өчен кулай булачак.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Сидоров фикеренчә, беренче чиратта әлеге рейс эшлекле сәфәрләр өчен кулай булачак.

Бу - туристлар өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Казан - Ашхабад һәм Ашхабад - Казан маршрутларын Төрекмәнстанның Turkmenistan Airlines дәүләт авиакомпаниясе башкарачак. Төркмәнстанга сәфәр кылырга теләүчеләргә Boeing 737-800 очкычлары хезмәт күрсәтер дип көтелә. Авиакомпания Германия, Таиланд, Һиндстан, Бөекбритания, Казахстан һәм Россия кебек илләргә рейслар ясый. Шунысы мәгълүм, Ашхабад белән моңа кадәр Россиянең бары ике шәһәре - Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында гына мондый "күпер" бар иде. Хәзер аларга Казан да өстәлде.

Тагын бер күңелле яңалык - очкычлар Ашхабадның яңа ачылган аэропортыннан китә һәм шунда ук төшә. Билет бәяләре 11 мең сумнан башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading