16+

Казаннан – Кореяга

Россия чемпионатында кемнәр җиңү яулар?

Россия чемпионатында кемнәр җиңү яулар?

27 май-1 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда суга сикерү буенча Россия чемпионаты үтәчәк. Ярышларда Россиянең 12 шәһәреннән һәм төбәгеннән 100 спортчы (50 ир-ат һәм 50 хатын-кыз) катнашчак. Болар – суга илнең иң көчле сикерүчеләре: чемпионат быел июльдә Корея Республикасында узачак Дөнья чемпионатына сайлап алу туры булачак.

Татарстанның суга сикерү буенча җыел­ма командасы баш тренеры Павел Муякин сүзләренчә, безнең республика исеменнән халыкара класслы спортчылар Никита Шлейхер, Александр Белевцев һәм Олимпия резервының яшь укучылары чыгыш ясаячак.

– Алар ярышларга тулысынча әзер. Ләкин киләсе турнирда нинди нәтиҗә күрсәтәчәген әйтә алмыйм. Без Россия чемпионатында да FINA халыкара этабындагы программа белән ярышачакбыз. Никита Шлейхерның гына өстәмә биеклеге бар, – диде Павел Муякин.  

Турнир программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метр­лы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан синхрон, индивидуаль, катнаш сикерүләрне, шулай ук команда ярышларын ала. Керү бушлай.

Су спорты төрләре сараеның суга сикерү буенча Россия ярышларын беренче тапкыр гына үткәрүе генә түгел: 2013-2014 елларда биредә юниорлар арасында Россия беренчелеге, 2014, 2015, 2017 елларда Россия чемпионаты узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading