16+

Казаннан Кырымга беренче поездлар апрельдән йөри башлый

Казан һәм Симферопольне турыдан-туры тимер юл элемтәсе тоташтырачак.

Казаннан Кырымга беренче поездлар апрельдән йөри башлый

Казан һәм Симферопольне турыдан-туры тимер юл элемтәсе тоташтырачак.

Кырымга пассажирлар ташу географиясен киңәйтү кысаларында «Гранд Сервис Экспресс» транспорт компаниясе апрель аенда Симферопольгә Мурманск, Екатеринбург һәм Кисловодскидан тимер юл элемтәсе ача, дип хәбәр итә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге.

Казанлылар һәм Татарстан халкының туры тимер юлдан файдалану мөмкинлеге барлыкка килде: 29 апрельдә Восстание станциясендә Екатеринбург-Симферополь юнәлешендәге беренче транзит поезды тукталыш ясаячак. Поезд чәршәмбе көнне йөри һәм шулай ук Саранск, Пенза һәм Ростов-на-Дону аша да уза.

Поезд составында купе һәм плацкарт вагоннар. Юл вакыты 48 сәгать тәшкил итә: Казаннан поезд 16:05 сәгатьтә китә, Симферопольгә 16:10 сәгатьтә килә. Кырымда – Мәскәү вакыты.

Яңа юнәлешләргә билетлар сату башланды инде. Хәзерге вакытта Казаннан Симферопольгә билетлар бәясе 3435 сумнан алып (плацкарттагы югары ян урыннар) 6489 сумга кадәр (купедагы түбән урыннар).

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның декабрендә Кырым күпере буенча Мәскәү-Симферополь һәм Санкт-Петербург – Севастополь маршрутлары буенча «Таврия» поездларының тимер юл элемтәсе ачылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уррррааа!!!!)

    Мөһим

    loading