16+

Казаннан Прагага туры рейс ачылды

Чехия илләре элек-электән туристлар күпләп ял итә торган урыннар арасында лидерлар рәтендә булмаса да, арзанлыгы, шәһәрнең матурлыгы белән күпләрне җәлеп итәдер, мөгаен. Җитмәсә, кичәге көннән башлап, Прагага Казаннан туры рейс та ачылды. Самолетка билет бәясе дә чагыштырмача кыйммәт түгел. Бер якка - 10 мең сум тирәсе.

Казаннан Прагага туры рейс ачылды

Чехия илләре элек-электән туристлар күпләп ял итә торган урыннар арасында лидерлар рәтендә булмаса да, арзанлыгы, шәһәрнең матурлыгы белән күпләрне җәлеп итәдер, мөгаен. Җитмәсә, кичәге көннән башлап, Прагага Казаннан туры рейс та ачылды. Самолетка билет бәясе дә чагыштырмача кыйммәт түгел. Бер якка - 10 мең сум тирәсе.

«Татарстан белән икътисади яктан элемтәләр урнашканга, эшлекле кешеләргә, туристларга да бу рейсның файдасы тими калмас», - дип саный Чехия Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ремек.

- Быел илебездә Германия, Кытай һәм Финляндия кунаклары күпләп ял итәр дип көтелә. Фин туристларының беренче төркеме инде килергә дә өлгерде. ял итәргә җыенучылар еш кына авиакомпаниянең дәрәҗәсе, рейтингы белән кызыксына. Шуңа да ышанычлы, тәҗрибәле, үзләрен озак еллар дәвамында сынаган компанияләр белән эшләү мөһим. Прагага яңа рейс ачылу Европага юл ачар, Татарстанга килүче туристлар санын да арттырыр, - дигән фикердә Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова.

- Россия - туристлар күпләп ял итә торган беренче ун ил исемлегендә. Кунакларның күбесе, тарихи шәһәр буларак, Санкт-Петербургны сайлый, ләкин Казанда да карарлык истәлекле урыннар җитәрлек, - дип саный Владимир Ремек.

Казаннан Прагага элек самолетлар очкан булган, озак еллардан соң рейсның кабат яңартылуы Татарстан туризмына уңай йогынты ясар, дип өметләник. Чехия илчесе виза мәсьәләсен дә хәл итәргә вәгъдә итте.

- Укучыларга белем бирү мәсьә­ләсендә, махсус программа нигезендә, илгә визасыз үтеп керүне дә җайларга була, тик менә шәхси кешеләр өчен әлегә виза үз көчендә кала. Ә менә виза алудагы чират, тоткарлыкларны хәл итәргә кирәк, - диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Фото: www.balkan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading