16+

Казаннан Ригага авиарейс ачыла

26 апрель көнне Казан һәм Рига арасында яңа авиарейс ачыла.

26 апрель көнне Казан һәм Рига арасында яңа авиарейс ачыла.

Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, яңа маршрут Балтыйк илләре белән Татарстан халкы өчен яңа туристик мөмкинлекләр ача. Рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак. Билет бәясе бер якка 99 евро булыр дип көтелә. Әлеге рейс ярдмендә без Европага тагын бер тәрәзә ачачакбыз, дип белдерде "Казан" халыкара аэропортының стратегик үсеш директоры Вероника Акташева журналистларга матбугат очрашуында. Яңа авиарейс бизнес вәкилләре өчен дә уңайлы булачак, диде ул. Латвиянең икътисад министры киңәшчесе Ивета Струпка әйтүенчә, Латвиягә иң күп туристлар Россиядән килә. Латвиядә яшәүче татар диаспорасы өчен дә ике ил арасындагы туры рейс уңайлы булачак, алар Казанга ешрак килә башлар, ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading