16+

Казаннан Ташкентка поезд йөри башлый

Россия тимер юллары Казан-Ташкент, Ташкент-Казан туры йөрешле поезд җибәреләчәген хәбәр итә. Сигезенче декабрьдә ул Ташкенттан Казанга кузгалачак.

Россия тимер юллары Казан-Ташкент, Ташкент-Казан туры йөрешле поезд җибәреләчәген хәбәр итә. Сигезенче декабрьдә ул Ташкенттан Казанга кузгалачак.

Россия тимер юллары сайтында басылган расписание нигезендә, шимбә көнне Ташкент Үзәк вокзалыннан поезд Казанга 3 сәгать 50 минутта кузгалып китәчәк.

Казанга ул өч тәүлектән соң, сишәмбе көнне, иртәнге сәгать алтыда килеп җитәчәк. Плацкарт вагонда билет бәясе 9 мең сумнаннан бераз артыграк, купеда исә 12 мең 282 сумнан башлана.
Казаннан Ташкентка поезд сишәмбе көнне 23 сәгать 55 минутта кузгала һәм Үзбәкстан башкаласына шимбә көнне иртәнге сәгать биштә барып җитәчәк. Билет бәяләре плацкарт вагонда 10 мең 295 сум тора, купеда кыйммәтрәк – 13 мең 414 сумнан башлана.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    А на самолёт12 300 до Ташкента

    Мөһим

    loading
    2
    X