16+

Казаннан Төркиягә чартер рейслар август уртасыннан да иртәрәк булмаячак

Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президент Рамил Мифтахов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, Россия белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр җайланса да, ике арада чартер рейслар йөри башласын өчен билгеле бер таләпләр үтәлергә тиеш.

Әлегә Россия хөкүмәте чартер рейсларын яңарту турында карар кабул итмәгән. "Ул якын араларда булырга тиеш, - ди Рамил Мифтахов. - Икенче этап - Росавиациянең Төркиягә очарга рөхсәте булырга тиеш. Карар кабул ителгәннән соң, моны бер-ике атна көтәсе була. Өченче этап - Ростуризм туристлар өчен куркынычсыз дигән бәяләмә чыгарырга тиеш. Төркиядә барыыс да әйбәт булса, бәяләмә чыгаруны кимендә ике-өч атна көтәсе була". Моннан тыш, тагын бер проблема булырга мөмкин - әлеге юнәлешкә очкычлар җитмәячәк. Авиакомпанияләр Тунис, Болгария, Греция һәм башка юнәлешләргә очу буенча килешүләрне инде төзеп куйган. Димәк, республика халкына ай ярымлап сабыр итәсе була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading