16+

Казаннан Волгоградка авиарейс ачылды

Казаннан Волгоградка туры бара торган яңа авиарейс ачылды.

Казаннан Волгоградка туры бара торган яңа авиарейс ачылды.

Бу турыда Татар-информ хәбәр итә.

Очышлар чәршәмбе һәм шимбә башкарыла. Чәршәмбе 19.10 сәгатьтә самолет Казаннан очачак һәм җирле вакыт буенча 21.40 сәгатьтә Волгоградта була. Шимбә 11.00 сәгатьтә Татарстан башкаласыннан очыш,  җирле вакыт буенча 13.30 сәгатьтә герой шәһәргә төшү билгеләнгән. Юлга 1,5 сәгать вакыт китә.

Чәршәмбе җирле вакыт буенча 14.30 сәгатьтә Волгоградтан самолет рейска кузгалачак, 14.50 сәгатьтә Казанга төшәчәк. Шимбә  җирле вакыт буенча 22.30 сәгатьтә самолет герой шәһәрдән оча һәм 22.50 сәгатьтә Татарстан башкаласына төшә. Юлга 1 сәгать 20 минут сарыф ителә.

Рейслар 50 пассажирга исәпләнгән CRJ-200 самолетларында башкарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading