16+

Казанның 175 нче гимназиясендә һәлак булучылар саны 11 гә җиткән

Фаҗига урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Фаҗига урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Казанның 175 нче номерлы гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә 11 кеше һәлак булган, дип яза ТАСС.

32 кеше зыян күргән. Аларны Республика клиник хастаханәсенә һәм Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәргәннәр.

Билгеле булганча, гимназиядә атыш 9.20 ләр тирәсендә башланган. Ул вакытта мәгариф учреждениесендә 714 бала, 70 хезмәткәр, шул исәптән, 52 педагог булган. 

Соңрак Казанның башка мәктәпләрендә дә шундый хәл булуы хакында хәбәр таралды. Аларны Казан мэриясе кире какты. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading