16+

Казанның 175-нче номерлы гимназиясе территориясендә Хәтер паркы барлыкка киләчәк

Казанның 175-нче номерлы гимназиясе территориясендә (биредә узган елның май аенда 9 кешенең гомерен өзгән фаҗига булган иде) Хәтер паркы барлыкка киләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Контракт бәясе 7 млн. сумга бәяләнә, эшләрне башкару өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. 
175нче гимназиядәге фаҗига 2021 елның 11 маенда килеп чыкта. Ул вакытта 19 яшьлек егет 9 кешене атып үтерде, 20дән артык кеше яраланды. Хәзер ул тикшерү изоляторында утыра һәм җинаять эше материалларын өйрәнә.
Һөҗүмгә бер ел тулу уңаеннан уку йорты янында һәлак булганнарның исемнәре язылган стихияле мемориал пәйда булды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading