16+

Казанның 3 районы утсыз калачак

16 июльдә Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында ут булмаячак.

16 июльдә Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында ут булмаячак.

Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Большая Красная ур., 14, К.Маркс ур., 13, Миславский ур., 17, 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр - К.Маркс ур., 24; К.Фукс ур., 4.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мирный бистәсендә 1-нче Арал, 2-нче Арал, Календарь, Кулаевская, Мелитополь, Селькор, Счастливая, Чернигово урамнарында ут булмаячак.

Шул ук вакытта Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча урнашкан торак йортларда ут бетеп торачак: Габишев ур., 5; Даурия ур., 10, 16б; Р.Зорге ур., 109, 113; Оренбург тракты, 2, шулай ук шәхси секторда 1-нче Трактор, 3-нче Трактор һәм 4-нче Трактор урамнарында.

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Константиновка бистәсендә Амур һәм Южногорск урамнарында, Царицыно бистәсендә 1-нче Владимир һәм Каспий урамнарында, шулай ук Г.Кутуй ур., 110а, 110б адреслары буенча ут булмаячак.

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ.

https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/16-iyulya-v-trekh-rayonakh-kazani-otklyuchat-svet-/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading