16+

Казанның 4 районында краннардан яшел су килергә мөмкин: мондый очракта нишләргә?

Киләсе дүшәмбе, 14нче октябрь көнне, Казанда җылылык торбаларыннан cу агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак.

Киләсе дүшәмбе, 14нче октябрь көнне, Казанда җылылык торбаларыннан cу агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак.

Бу максатлар өчен магистраль җылылык үткәргечләрнең су челтәренә Казанның «ТЭЦ-2»-сеннән яшел төстәге буягыч (Уранин-А) кертеләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Казан җылылык челтәрләре Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләрдән краннардан, шул исәптән кайнар су краннарыннан, «яшел су» килгән очракта, предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүләрен сорый: (843) 291-87-95 (күп каналлы).

Уранин-А Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан җылылык белән тәэмин итү системаларында су агу урынын билгеләү индикаторы буларак куллануга рөхсәт ителгән һәм кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз санала, диделәр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading